Search results
- Заманында авылның үрнәк коммунистлары, партия алдында «изге» эш күрсәтеп, түбәсеннән манарасын кисеп төшергәннән соң, ике катлы, вакытында тирә-юньдә дан тоткан, халкыбызның горурлыгы булган, аның иманын саклаган мәчетебез, бүген килеп ниндидер ямен, гамен, горурлыгын югалткан бернәрсә кебек, тезелеп киткән олы күз-тәрәзәләрен мөлдерәтеп, сагаеп, нилектән шушы көнгә төшкәннәрен һич аңламыйча аптырап, мескен хәлендә тик утыра бирде. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Эче дә, хәзер мең төрле җиһаз белән тулса да, ниндидер йөрәккә тия торган бушлык, сагыш белән тулган иде. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- әйтерсең мәчет бу халәтен берничек кабул итәргә теләмәде дә, әлеге язмышы белән килешмәде дә. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Манарасыз мәчеттә торучы балалар, анда яшәгән вакытларда сәер-сәер хәлләргә юлыгып, андагы хәлләр турында төрле чышын-пышын хәбәрләр йөрсә дә, аның көнкүрешенә бернинди дә үзгәреш кермичә, ул һаман интернат булып кала бирде. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Тик мәчет үзедерме, әллә аның үлмәгән рухыдырмы, көзге җилләрдә иске калайларга һаман тынгылык бирми, аларны төя-төя, яргаланып беткән такта араларына кереп сызгырынып тузына-тузына, язмышыннан ризасызлыгын белдереп улый-улый, авыл өстенә үзенең моң-зарын, каргышын чәчеп торды. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Шулай еллар артыннан еллар узды – авыл өстеннән иман нуры сүнә барды. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Ничә йөз еллар элек чукындырылудан качып динен, иманын, милләтен сатмас өчен иленнән китәргә мәҗбүр булып чит 7 җирләрдә төпләнеп яшәп калган горур, башбирмәс ата-бабаларыбызның изге рухы тагын тынычлыгын югалтып, тагын авыр сынау алдына басты … Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Юлдан язган, оятын, гыйффәтен югалткан кызларыбыз, яшьли хәмергә өстенлек биргән улларыбыз, гаилә учагын тотарга, бала тәрбияләүнең иң изге, иң мөһим бурычы итеп танырга теләмәгән хатын-кызларыбыз, үзен табучы һәм туйдыручы икәнлеген онытып, махмыры белән зиһеннәре томаланган ир-атларыбыз, «Аллаһы әкбәр» белән «бисмилла» дан гайре бер дога да белмәгән кадерсез әби-бабайларыбыз кыйбласын югалткан бичараларның җимерелгән язмышлары булып безнең нәсел ояларыбызның ишекләрен какты. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- кадер-хөрмәт югалды, ата – улны, ана кызны белмәс көнгә килде. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Юлдан язганнар язмыш чоңгылында адашты. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ